news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда томан, бозлавык һәм +8 градуска кадәр җылы булачак

Татарстанда томан, бозлавык һәм +8 градуска кадәр җылы булачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Алдагы тәүлектә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә температура -3... -8 градуска кадәр төшәчәк, көндез +3...+ 8 градуска кадәр җылыначак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык сакланачак.

Моннан тыш, 15 мартта төнлә һәм иртән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында халыкны урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә уяу булырга өндәделәр. Җәяүлеләргә җир өсте яки җир асты кичүләреннән файдаланырга киңәш ителә. Балаларга һәм өлкәннәргә аерым игътибар бирергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot