news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда томан аркасында күрү мөмкинлеге начарланачак

Татарстанда томан аркасында күрү мөмкинлеге начарланачак
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Бүген һәм иртәгә Татарстанда тагын томан төшә, бу күз күременең шактый начарлануына китерәчәк. ТР Гидрометеорология үзәге шул хакта кисәтә.

Томаннар республика территориясендә, шул исәптән Казанда, 3 мартта көннең икенче яртысында көтелә, 4 мартта ул төнлә һәм иртән саклана.

Һава шартлары аркасында күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булачак.

Моңа кадәр Татарстан метеорологлары март башында температура тирбәнешләре булачагы турында кисәткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot