Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда төбәк әһәмиятендәге курортлар исемлеге расланды
Татарстанда региональ әһәмияттәге дәвалау-савыктыру урыннары һәм курортлар исемлеге расланды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле боерыгын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Исемлеккә биш курорт кертелгән – «Крутушка», «Васильевский», «Бакирово», «Ижевские минеральные воды» һәм «Жемчужина», шулай ук бер дәвалау-савыктыру урыны – Тархан минераль җир асты сулары ятмасы.
Документта исемлек төзү зарурлыгы 2023 елның 4 августындагы 469-ФЗ номерлы Федераль закон таләбе белән аңлатыла, аның нигезендә «Табигый дәвалау ресурслары, дәвалау-савыктыру урыннары һәм курортлар турында» Федераль законга һәм башка закон актларына үзгәрешләр кертелгән.
Бу закон нигезендә, дәвалау-савыктыру урыны һәм курорт федераль яки төбәк әһәмиятенә генә ия булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз