Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда үткән тәүлектә 3417,2 т сөт савып алынган
Бу 2013 нче ел дәрәҗәсеннән 217,4 тоннага күбрәк
(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда үткән тәүлектә 3417,2 т сөт савып алынган. Бу 2013 нче ел дәрәҗәсеннән 217,4 тоннага күбрәк, ләкин ай башы дәрәҗәсеннән 44,8 тоннага кимрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Кичәге көн белән чагыштырганда, продукция алу дәрәҗәсе кимегән: сөт производствосы 4,6 тоннага төшкән.
Буа, Кайбыч, Кукмара, Саба, Балтач һәм Әтнә районнары терлекчеләре сыерларның иң югары продуктлылыгына ирешә, анда тәүлегенә һәр сыердан уртача 16,8-9,1 кг сөт савып алына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз