Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда үткән тәүлектә 32 кешедә коронавирус ачыкланган, 73 кеше терелгән
Авыру очракларының күпчелеге Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә теркәлә.
(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстанда үткән тәүлектә 32 кешенең Covid-19 коронавирусын йоктыруы ачыкланган, чит төбәкләрдән авырып кайту очраклары теркәлмәгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
13 кеше хастаханәгә яткырылган, 19 кеше өендә дәвалана, дип искәртелә.
Бигрәк тә 30-50 һәм 70-90 яшьлекләр арасында авыручылар күбрәк. Коронавирус йоктыруның иң күп очраклары, элеккечә үк, Казанда (18 кеше) һәм Чаллыда (3 кеше) теркәлә. Өченче урында — Әлмәт районы (2 кеше).
27 июльгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус йоктыруның 5 501 очрагы расланган, 4 397 кеше терелгән, шул исәптән, 73 кеше — узган тәүлектә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз