Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тимер юлдагы диверсия өчен өч яшүсмер суд каршына баса
Өч яшүсмер терактта, диверсиядә, террорчылык һәм диверсия эшчәнлегенә ярдәм итүдә гаепләнеп суд каршына басачак. Бу хакта Тикшерү комитеты хәбәр итә.
Яшьләрнең җинаятьче кушуы буенча эш итеп, 2025 елның августында Лениногорск янындагы тимер юл участогына ут төртүләре ачыкланган. Яшүсмерләр поездлар хәрәкәтен тәэмин итә торган җиһазларга ут төрткәннәр.
Полиция хезмәткәрләре һәм Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре шикләнелүчеләрне тоткарлаган. Ачыкланганча, куратор аларга диверсия өчен 24 мең сум вәгъдә иткән. Акчаны алар барыбер ала алмаган. Яшүсмерләрне сак астына алалар.
Тикшерүчеләр җинаять заказчыларын эзли. Җинаять эше судка тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз