news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тимер юлда 800 литрга якын дизель ягулыгы урлаган каракларны тотканнар

Җинаять эше кузгатылган, каракларга биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Татарстанда тимер юлда 800 литрга якын дизель ягулыгы урлаган каракларны тотканнар

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда тимер юлда 800 литрга якын дизель ягулыгы урлаган каракларны тотканнар. Бу хакта Казанның транспорт полициясе хәбәр итә.

Транспорт полициясе хезмәткәрләре Чаллыдагы Круглое поле станциясендә 140 литр дизель ягулыгы урламакчы булган коммерция оешмасының өч хезмәткәрен эләктергән.

Аларның элегрәк тә тепловозлардан ягулык агызып алулары, барлыгы 20 мең сумлык 778 литр дизель ягулыгы урлаулары ачыкланган.

Алар соңгы тапкыр Түбән Кама сәнәгать зонасында урнашкан Куйбышев тимер юлындагы Биклән станциясендә караклык белән шөгыльләнгән.

Җинаять эше кузгатылган, каракларга биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot