Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тимер юл станциясендә ток суккан үсмер авыр хәлдә реанимациядә ята
Татарстанның Кукмара тимер юл станциясендә ток сугудан зыян күргән 16 яшьлек үсмер авыр хәлдә реанимациядә ята. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Үсмерне реанимация бүлегенә китерделәр. Хәле авыр, тәненең 25-30 проценты пешкән, үз аңында. Аңа кирәкле бөтен медицина ярдәме күрсәтелә», - дип искәрттеләр медицина учреждениесендә.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы әлеге үсмернең дусты белән бергә туктап торган йөк поезды вагоннары аркылы чыгуы турында язган иде. Кайсыдыр мизгелдә аларның икесен дә ток суккан. Яшүсмерләрнең берсе шунда ук үлгән, икенчесен хастаханәгә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз