news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тикшерелгән кошчылык фабрикаларында кагыйдәләр бозылуы ачыкланган

Россельхознадзор идарәсе республикадагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен февральгә кадәр тикшерәчәк.

Татарстанда тикшерелгән кошчылык фабрикаларында кагыйдәләр бозылуы ачыкланган
Рамил Гали

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ноябрьдән башлап тикшерелгән кошчылык фабрикаларында кагыйдәләр бозылуы ачыкланган. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе вәкилләре хайваннар һәм кошларны асрау шартларын тикшергәнен әйтте. Тикшерелгән барлык предприятиеләрдә кошларны тоту кагыйдәләре бозылуы билгеле булган.

 «Ноябрьдән башлап, „Ак Барс“ кошчылык комплексында, Питрәч районының „Кощаковский“ авыл хуҗалыгы предприятиесендә, Тукай районының „Челны-Бройлер“, Лаеш районының „Атабай“ агрофирмасында, Лениногорсктагы кошчылык фабрикасында, Мөслим районы Хәмәдишин КФХсында планнан тыш тикшерүләр үткәрелгән», — диде идарә башлыгы.

Алмаз Хисаметдинов Россельхознадзор идарәсе республикадагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен февральгә кадәр тикшерәчәген әйтте.

Ул, шулай ук, 2020 ел башыннан «Республика ветеринария лабораториясе”нә кош гриппына тикшерү өчен 8488 проба йорт кошы каны, 53210 проба биоматериал, 246 кыргый һәм күчмә кошлар биоматериалы, 6 меңгә якын кошчылык продукциясе пробасы җибәрелгәнен әйтте.

Татарстанда йорт кошлары саны 18 млн баш дип исәпләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot