news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Тикшерү комитеты йөкле хатын үлеме сәбәпләрен ачыклый

Тугызынчы аен йөкле булган хатынның кибеттә хәле киткән.

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Тикшерү комитеты Зәйдә яшәүче йөкле хатын үлеме сәбәпләрен ачыклый. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова әйтте.

Фаҗига 28 августта Зәйдә булган. 26 яшьлек йөкле хатынның кибеттә хәле киткән. Аңа "ашыгыч ярдәм" чакырганнар. Урынга килгән табиблар укол ясаган, хатын хастаханәгә барудан баш тарткан һәм өенә киткән. Өйдә хатынның хәле начарланган. "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән аны хастаханәгә илткәннәр. Табиблар тырышуына карамастан, хатын һәм аның тумаган баласы һәлак булган.

Бу хатын йөклелегенең тугызынчы ае булган. Аның ике баласы ятим калган, дигән мәгълүмат та бар.

Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты тикшерү эшләре башкара. Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100