Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Тикшерү комитеты 1 яшьлек баланың тәрәзәдән егылу факты буенча тикшерү башлады
Фаҗига кичә кич Казанның Мәскәү районында булган.
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Татарстанда Тикшерү комитеты бер яшьлек баланың тәрәзәдән егылу факты буенча тикшерү башлады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Алдан «Татар-информ» Декабристлар урамында биш катлы йорт тәрәзәсеннән 1 яшьлек малайның егылуын хәбәр иткән иде. Баланы әнисе апалары белән калдырган. Бала тәрәзә төбенә менгән. Ул тәрәзәгә куелган челтәргә терәлгән һәм аска төшеп киткән.
Малайны Балалар республика клиник хастаханәсенә салганнар. Табиблар аның баш мие селкенүен теркәгән.
Бу факт буенча тикшерү башланган. Тикшерүчеләргә фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыкларга кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз