news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда әти кеше өч айлык кызының сәламәтлегенә авыр зыян салган

Сабыйны баш сөяге җәрәхәте белән хастаханәгә илткәннәр.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда әти кеше үзенең өч айлык кызының сәламәтлегенә авыр зыян салган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

31 яшьлек шикләнүчегә карата «Сабыйның сәламәтлегенә белеп авыр зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, Чаллыда 30 сентябрь кичендә исерек ир-ат, өч айлык кызны кулында тотып, балага зыян китергән. Шул рәвешле сабыйны баш сөяге җәрәхәте белән хастаханәгә алып киткәннәр. Хәзер аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Үзенең әлеге эштә катнашуын ир-ат өлешчә генә таныган. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр булган хәлгә ачыклык кертә, ә шикләнүче -сак астында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100