news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда террорчылык төркеме башлыгы тоткарланган

Тоткарланган зат террорчы Доку Усаров йөкләмәсе буенча сәнәгать объектларын шартлаткан булган

  (Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»).  2004-2005 елларда республика территориясендә эш иткән "Балык Бистәсе җәмәгате" террорчылык төркеменең 43 яшьлек башлыгы Альберт Галиев Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында тоткарланган, дип хәбәр итә бүген Россия Куркынычсызлык хезмәтенең (ФСБ) республикадагы идарәсе.

Тоткарлау вакытында Галиев каршылык күрсәтергә өлгермәгән. Анда 2 ПМ пистолеты, тавышсыз ату кирәк-яраклары, хәрби патроннар ату өчен кулдан эшләнгән җайланма, аз егәрлекле кулдан эшләнгән граната табылган.

Өстәмә тентү вакытында Галиевның хатыны йорты янында аерым тора торган мунчада яшеренеп яшәү урыны табылган, анда кулдан эшләнгән шарлаткыч җайланмага охшаган 0,5 литрлы пластик савытларга скотч белән кадаклар һәм 5.45 калибрлы патроннар беркетелгән 2 предмет, көмешсыман төстәге матдә тутырылган 0,5 литрлы 3 савыт, 5,45 мм калибрлы 121 патрон, 7,62 мм калибрлы 18 патрон, 9 мм калибрлы 35 патрон; ТРда яшәүчеләрнең исемнәре һәм телефоннары язылган кәгазь, Галиев исеменә документлар табылган.

Беренчел сорау алу вакытында тоткарланган зат Доку Умаров йөкләмәсе буенча 2004-2005 елларда Башкортстан Республикасы, Киров һәм Ульяновск өлкәләрендә объектлар шартлату буенча гаебен тануын белдерде. Ул чорда Галиев диверсион эшчәнлеген Россиянең үзәк өлешендә алып барырга планлаштырган.

Россия Куркынычсызлык хезмәтенең республика идарәсендә белдерүләренчә, 2015 елның 13 июлендә кузгатылган җинаять эшен тикшерү вакытында, ТР прокуратурасының үтерү һәм бандитизм тикшерү бүлеге тарафыннан, "Балык Бистәсе җәмәгате" җинаятьчел төркеме Чечня боевиклары лидеры йөкләмәсе буенча ТР да һәм ИФО ның башка субъектларында электр тапшыру линияләрен, газүткәргеч, электр станцияләрен шартлатуның 7 очрагы һәм 5 һөҗүм итү очрагы ачыкланган.

Бу төркемдә, Галиевтан тыш, Татарстаннан 33 яшьлек Вильсур Хәйруллин, 37 яшьлек Рәүф Зиннуров, 37 яшьлек Илнур Әхмәттшин һәм төркемне корал белән тәэмин итүчеләр Чечня Республикасында яшәүче 54 яшьлек Дангаев Сәет-Мохмад Сәетд-Хәсәнович һәм 59 яшьлек Атуев Лема Баутинович кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot