news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда террорчылык оешмасының 15 җитәкчесе һәм катнашучылары кулга алынган

Россиядә тыелган «Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами» халыкара террорчылык оешмасының күпсанлы әдәбияты тартып алынды.

(Казан, 14 март, «Татар-информ» ). Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы, Россиянең Татарстан буенча Федераль иминлек хезмәте идарәсе һәм Россиянең Татарстан буенча Федераль хезмәт гаскәри милли гвардия идарәсе бердәм тикшерү чаралары уздыру нәтиҗәсендә Россиядә тыелган «Азат итү ислам партиясе» («Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами») халыкара террорчылык оешмасының Казандагы бүлегенә кергән 2 җинаять төркеменең эшчәнлегенә тап булган.

Бүген оператив хезмәт вәкилләре халыкара террорчылык оешмасының төбәк бүлегенә караган 15 җитәкчесен һәм катнашучыларын тоткарлады.

Казан, Бөгелмә шәһәрләренең, шулай ук Биектау, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Нурлат районының 30 адресы буенча эзләү эшләре барды. Россиядә тыелган «Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами» халыкара террорчылык оешмасының күп сандагы әдәбияты тартып алынды.

Тентү вакытында шулай ук терроррчылык белән шөгыльлләнүче  оешманың флаглары, оешманың әгъзалары турындагы мәгълүматлар язылган блокнотлар,   республика мөселманнары арасында Конституциягә каршы алып барылган катгый эшчәнлеге турында отчетлары язылган электрон туплагычлар табылган һәм алынган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100