Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда территориаль сайлау комиссияләрендә икешәр видеокамера куелачак
“Протоколларның участок комиссияләреннән территориаль комиссияләргә тапшырылуы видеокамера контролендә булачак”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнендә барлык территориаль сайлау комиссияләрендә икешәр видеокамера куелачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында сайлау алды кампаниясенә багышланган матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, барлык 65 территориаль сайлау комиссиясендә икешәр камера булачак. Аларның кайда куеласы таләпләрдә билгеләнгән. “Протоколларның участок комиссияләреннән территориаль комиссияләргә тапшырылуы видеокамера контролендә булачак. Алар шул урынга юнәлдерелә”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Ул, сайлау участокларында кулланыла торган стандартлар буенча, күзәтүчеләр, комиссия әгъзалары тарафыннан максималь контроль тәэмин ителәчәген белдерде.
Участок сайлау комиссияләренә дә камера кую турында сорауга җавап биреп, Мидхәт Шаһиәхмәтов тере күзәтүче теләсә нинди техник чарадан яхшырак булуын әйтте. “Күзәтүчедә булган вәкаләтләр, аларның быел күп булуы сайлаучыларның ышанычын арттырырга ярдәм итәчәк. Шулай ук, барлык участок комиссияләрендә QR-кодлы протоколлар кулланылачак. Бу программа чарасы тавышларны кулдан санаудан коткара”, - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз