Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренә компенсация түләвен арттыралар

2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренә компенсация түләве арттырылачак. Әлеге карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Документ нигезендә, шәһәр (авыл) җирлеге территориаль иҗтимагый үзидарә-юридик зат җитәкчесенә компенсация күләме 20 502,7 сумга кадәр, шәһәр округы өчен 27,012,7 сумга җиткән (һәр очракта+7482,7 сум арткан). Юридик зат булмаган җитәкчеләргә түләү 15 747,1 сум һәм 20 747,1 сум тәшкил итәчәк. Ике очракта да компенсация күләме 5,7 мең сумнан күбрәк арттырылган.
Компенсация бирү тәртибеннән күренгәнчә, трансфертлар шәһәр округы һәм муниципаль район бюджетларына тапшырыла. Алардан шул территориядә урнашкан ТОС җитәкчеләренә түләнә. Икенче очракта, алучы алдында сумма территориаль иҗтимагый үзидарә урнашкан авыл җирлеге бюджетына тапшырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз