Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тернәкләндерү хезмәтләре сыйфатыннан канәгатьлек 91 процент тәшкил итә
Илнур Мөбәраков аудит барышында тернәкләндерү хезмәтләрен күрсәтүдә чират ачыкланмаганын әйтте.
(Казан, 5 февраль, "Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда реабилитация үзәкләрендә тернәкләндерү хезмәтләре сыйфатыннан һәм төрлелегеннән канәгатьлек 91 процент дәрәҗәсендә булуы ачыкланган. Бүген бу хакта ТР Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбәраков әйтте.
Хисап палатасы инвалидларны һәм инвалид балаларны тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүче оешмаларда 2015-2017 һәм 2018 елларда республика бюджеты акчасын куллану нәтиҗәлелеген тикшергән. Илнур Мөбарәков әйтүенчә, оешмаларда хезмәтләр сыйфатыннан канәгатьлекне бәяләү максатыннан, аудит барышында сораштыру уздырылган. 253 кешенең 132 се - реабилитация үзәкләрендә дәваланучы пациентларның ата-аналары һәм 121 үзәк хезмәткәре.
«Респондентларның 91 проценты хезмәтләрнең сыйфатыннан һәм төрлелегеннән канәгать. 85 проценты хезмәтләрне күрсәтү шартларының югары дәрәҗәдә булуын әйткән. Реабилитация узганда, тискәре факторлар буларак респондентлар белгечләр җитмәвен, һәркемгә уңайлы шартлар булмавын һәм бүлмәләрнең мәйданы ягыннан кечкенәлеген әйткән», - ди Илнур Мөбәраков.
Кешеләрнең 77 проценты тернәкләндерү хезмәтләренең нәтиҗәләренең үзләре өчен уңай булуын билгеләп үткән. Гражданнарның 20 проценты сәламәтлекләре өлешчә генә яхшыруын әйткән. Реабилитация үзәкләрендә эшләүчеләр түбән хезмәт хакы, искергән техникага, биналарның мәйданы җитмәвенә зарланган.
Аудит нәтиҗәсендә, реабилитация процессында мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләренең җитәрлек актив катнашмавы ачыкланган. Бу оешмалар инвалидларны тернәкләндерүгә үзеннән ярдәм күрсәтә алыр иде дип саный аудитор.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына язма гариза әзерләнгән. Тикшерү материаллары прокуратурага юлланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз