news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда терлекләрне идентификацияләү программасын үтәүдә лидерлар билгеле

Бүген республикада терлекләрне исәпкә алу программасында 5,5 мең мөгезле эре терлек теркәлгән.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда терлекләрне идентификацияләү программасын үтәүдә лидерлар мәгълүм. Бу хакта бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды.

Терлекне идентификацияләү буенча алдынгылар исемлегендә — Чирмешән (400 баш яки баш санының 9,65 проценты), Лениногорск (779 баш яки 7,35 процент), Арча (1678 баш яки 4,54 процент), Балтач районнары (869 баш яки баш санының 2,17 проценты).  

«Бүген республикада терлекләрне исәпкә алу программасында 5,5 мең мөгезле эре терлек теркәлгән, бу барлык баш санының 0,79 процентын тәшкил итә. 43 районның 19ында эш башланган», — диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков. 

news_right_1
news_right_2
news_bot