news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда терлекләрне чиплаштыруга керештеләр

Арча һәм Балтач районнары пилот районнар булды.

Татарстанда терлекләрне чиплаштыруга керештеләр

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Агымдагы елның маенда Татарстанда АПКны цифрлаштыру кысаларында терлекләрне Бердәм идентификацияләү системасы эшли башлады. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Арча һәм Балтач районнары пилот районнар булды. Аларда бу атнада яңа туган бозауларны биркалау башланды.

10 июньдә Арча районында «Кырлай» агрофирмасының терлекчелек фермасында чиплаштыру процессын тикшерделәр.

«Бозауларның бер колагына — уникаль номерлы һәм qr-кодлы биркалар, икенчесенә бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән башка электрон чиплар урнаштырылган. Соңгы теркәүне район ветеринария хезмәте башкарды, ул терлекләр булуын раслады һәм аларга ветеринария паспортларын тутырды, алга таба шуларга уздырыла торган барлык чаралар кертеләчәк», — диелгән хәбәрдә.

Терлек паспорты белән теләсә кем, хайванның биркасындагы qr-кодына телефонын якын китереп, аның турындагы белешмәләр белән таныша ала.

«Кырлай» агрофирмасы директоры Марат Кәримов әлеге яңалыкның фермада барлык процесслар белән нәтиҗәле идарә итү өчен файдалы булачагына игътибар итте. «Сатып алучы терлек итенең кайдан булуын, хайванның кайда үстерелгәнен, аның сәламәтлеген һәм аңа карата нинди ветеринария чаралары уздырылуын белә алачак. Намуслы һәм ачык эшләүчеләр өчен куркырга кирәкми», — дип билгеләп үтте Марат Кәримов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100