news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда терлекләрне бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлады

Арча һәм Балтач районнары пилот районнар буларак сайлап алынды.

Татарстанда терлекләрне бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлады
Татар-информ архивы

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстанда терлекләрне бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлады. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда пилот районнар буларак Арча һәм Балтач районнары сайлап алынды. Хәзерге вакытта ветеринария хезмәтләре белгечләрен укыту бара.

Унификацияләнгән идентификация номерларын гамәлгә кертү 2020 елда шулай ук Татарстанның һәр районынның база хуҗалыкларында да башкарылачак.

"Хайванга бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән, биркада яки чипта язылган уникаль номер бирелә. Соңгы теркәүне район ветеринария хезмәте башкара, ул хайванның булуын раслый. Шул ук вакытта хайван хуҗасы үзенең терлекләренең баш санын һәм конкрет терлек буенча барлык ветеринария чаралары тарихын электрон базада карый ала. Терлек бердәм номердан башка суюга алынмый, бигрәк тә сәүдәгә чыгарыла алмый. Теләсә кайсы сатып алучы, кирәк булса, хайванның килеп чыгышын һәм үтәлгән ветеринария чаралары буенча бөтен тарихны карый ала", - дип матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100