Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда терлекчелек тармагында тугыз айда 100,5 млрд сум табыш алынган
Быелның 9 аенда терлекчелек тармагына йомгаклар турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
9 ай эчендә авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан 148 млрд сум табыш алынган, шуның 68 проценты яисә 100,5 млрд сумы - терлекчелектән. Терлек һәм кош-корт сатудан - 44,4 млрд сум, йомыркадан 7,6 млрд сум алынган.
Шул ук вакытта сөт сатудан акчалата табыш, күләмнәр арту белән бергә, 2025 елга карата 85 процент тәшкил итә. Сәбәбе - сатып алу бәяләренең 7 сумнан артыгракка төшүе.
Гомумән алганда, сөт һәм дуңгыз итен сату күләмнәрен арттыру исәбенә өстәмә рәвештә 2,2 млрд сумнан артык табыш алынган.
Республиканың авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә сөт буенча гомуми артым 75 мең тонна тәшкил итә. Иң күп үсеш Кайбыч, Минзәлә һәм Кукмара районнарында. Алар республика үсешенең 71 процентын тәшкил итә.
Шул ук вакытта республикада 18 район тискәре динамика белән эшли. Бу нигездә сыерлар саны кимү, продуктивлык кимү, карау һәм ашату технологиясенә бәйле.
Министр шулай ук кыскача кыр эшләренең барышы турында сөйләде. Октябрьдәге һава шартлары соңгы культураларны шактый тиз җыеп алырга мөмкинлек биргән. 23 районда урып-җыю эшләре тулысынча төгәлләнгән.
24 мең га мәйданда җыясы калган, шулардан көнбагыш - 2,5 мең га һәм кукуруз - 21 мең га. Нурлат, Аксубай һәм Мөслим районнарында да шактый мәйданнар бар әле.
Шикәр чөгендерен җыю төгәлләнгән. 2,6 млн тоннадан артык чөгендер җыелган, уртача уңыш - гектардан 513 центнер. Заводларда 1 млн 75 мең тонна чимал эшкәртелгән, 149 мең тонна шикәр әзерләнгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз