Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда терлекчелек комплексында янгында алты эшче һәлак булган
Төнлә Татарстан Республикасы Алабуга районының Малореченский бистәсендәге терлекчелек комплексы территориясендә эшчеләрне вакытлыча урнаштыру өчен каралган йортта янгын чыккан.
Бу вакытта өй эчендә 39 кеше булган. Шулар арасыннан 33 эшче бинадан мөстәкыйль рәвештә чыгып киткән, бер кеше җәрәхәтләр алган. Янгын сүндерүчеләр алты ир-ат мәетен тапкан.
Янгынның мәйданы 300 квадрат метрны тәшкил иткән. Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз