news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда терлек азыгы әзерләүне министр шәхсән үзе контрольдә тота

Һава шартлары катлаулы булу сәбәпле, Марат Әхмәтов терлек терлек азыгы әзерләүне контрольдә тота

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда һава шартлары катлаулы булу сәбәпле, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлек азыгы әзерләүне шәхсән үзе контрольдә тота. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Искәртеп үтәбез, быел аномаль корлык булу сәбәпле, терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен көзге чәчүлекләрнең бер өлешен сенажга салырга туры килгән. Шулай ук терлекләрне ашату проблемасы да туган, кайбер районнарда терлекләрне язгы чәчүлекләргә керткәннәр. Катлаулы һава шартларына карамастан, республикада терлек баш санын сакларга кирәк, дип саныйлар министрлыкта.
Бу көннәрдә урыннарда терлек азыгы әзерләүне министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре контрольдә тота.
Бүгенге көндә 436,2 мең га күпьеллык үлән чабылган, бу гомуми мәйданның 93 процентын тәшкил итә. 150,7 мең тонна гына печән әзерләнгән, бу фаразланган күрсәткечләрнең 18, 6 проценты гына, сенаж – 293,6 мең тонна (10,2 проц.), витаминлы үләннәр – 14,3 мең тонна (39 проц.). Шартлы рәвештә һәр баш терлеккә 2,5 центнер азык әзерләнгән, ә уңышлы кышлап чыгу өчен 30 процент тирәсе булуы зарур.
Әлки, Әгерҗе, Биектау һәм ТРның башка районнарында мәйданнарның 70 процентында күпьеллык үлән чабылган. Ә күпьеллык печәннең беренче укосы 20 июньгә кадәр чабылып бетәргә тиеш иде. Республиканың бары тик 10 районында гына беренче укос буенча эшләр төгәлләнгән. Мисал өчен, Тукай, Чистай, Аксубай, Әлмәт, Зәй районнарында. Терлек азыгы әзерләү вәзгыяте элеккечә киеренке, дип бәяләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot