news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда терлек азыгы әзерләү эшләре дәвам итә

Бүгенге көндә кышка 33,9 мең тонна печән һәм 32,7 мең тонна сенаж әзерләнгән

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда беренче укос печәнне чабу эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә кышка 33,9 мең тонна печән һәм 32,7 мең тонна сенаж әзерләнгән, бу фаразаланган күрсәткечләрнең 4 проценты дигән сүз. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Бүгенге көндә терлек азыгы әзерләү өчен билгеләнгән күпьеллык үләннәр мәйданы 179,9 мең га яки 39 процент. Чистай районында печән әзерләү эшләре уңышлы бара, анда бу азык 2,6 мең тонна җыелган. Тәтеш районы игенчеләре 2,3 мең тонна печән әзерләгән, Буа районы – 2 мең тонна, Нурлат - 1,9 мең, Баулы районы 1,6 мең, Сарман – 1,3 мең һ.б.
Шул ук вакытта сенаж әзерләү эшләре дәвам итә. Әгерҗе районында 3,6 мең тонна сенаж әзерләгәннәр, Тәтеш - 3,2 мең, Азнакай - 2,8 мең, Түбән Кама - 2,2 мең, Яшел Үзән - 2,1 мең тонна һ.б.
Башка төрдәге витаминлы азык 4,3 мең тонна әзерләнгән. Витаминлы терлек азыгы әзерләү буенча Түбән Кама, Буа, Минзәлә, Питрәч һәм ТРның башка районнары игенчеләре лидерлар рәтендә бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot