Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда терлек азыгы әзерләү башланды
Быел шартлыча 1 баш терлеккә 28 центнердан артыграк каты һәм сусыл терлек азыгын җитештерү планлаштырыла
(Казан, 22 май, “Татар-информ”). Татарстанда терлек азыгын әзерләү башланды. Быел шартлыча 1 баш терлеккә 28 центнердан артыграк каты һәм сусыл терлек азыгын җитештерү планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Бүгенге көндә 1,6 мең гектар күпъеллык үлән чабылган, аннан 100 гектары – печәнгә һәм 1 мең гектары – сенажга. Аерым алганда, күпъеллык үләннәрне печәнгә дип ТРның Алексеевски, Әлки, Югары Ослан, Кайбыч һәм Яшел Үзән районнарында чаба башлаганнар.
Әлки районының “Красный Восток-Агро” филиалында 150 гектар арыш һәм 100 гектар күпъеллык үлән чабып алынган. Алексеевски һәм Яшел Үзән районнарында 50 һәм 100 гектар, Югары Ослан районында 50 гектар күпъеллыклар чабылган.
Кайбыч районының “Золотой Колос” АФ ҖЧҖ эшчеләре печәнгә 20 гектар күпъеллык үләнне чабып алган, “Золотая Нива” ҖЧҖ – 20 гектар.
Беренче булып сенаж әзерләүне Азнакай районының “Союз Агро” ҖЧҖ башлаган. Бүгенге көндә бу предприятие 1,3 мең тонна сенаж әзерләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз