Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда терлек азыгы җитештерү буенча зона киңәшмәләре узды
Чараларда ТР агросәнәгать комплексының 500 дән артык белгече катнашты
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Татарстанда терлек азыгы җитештерү буенча зона киңәшмәләре узды. Чараларда ТР агросәнәгать комплексының 500 дән артык белгече катнашты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Татарстанның Әлмәт һәм Апас районнары, шулай ук Казанда “Ныклы азык базасы – тотрыклы һәм югары нәтиҗәле терлекчелек” дигән темага зона семинарлары узды. Чараларга республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм агрохолдинглары җитәкчеләре, агрономнар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре чакырылган иде.
Семинар кысаларында терлек азыгына ихтыяҗ, яшел һәм чимал конвейерларын эшләү һәм гамәлгә кертү, кукуруз, сорго культураларын игү һәм урып җыю технологияләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Татарстан шартларында күпьеллык үләннәр һәм көнбагыш үстерүнең үзенчәлекләре хакында да сүз барды.
Соңгы ике елдагы табигать шартларын исәпкә алып, ТР агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрендә корылыкка чыдам культуралардан саналган сорго һәм көнбагыш игү технологияләре зур кызыксыну уятты.
Тыңлаучыларга кукуруз үстерү технологиясенә кагылышлы күп кенә сораулар бирелде.
Семинарда Россиянең әйдәп баручы фәнни-тикшеренү институтларыннан терлек азыгы җитештерү өлкәсендә эшләүче белгечләр докладлар белән чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз