news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда теркәлгән үзмәшгульләр саны 60 меңнән артып киткән

Россиянең башка субъектларыннан 6 меңнән артык вәкил Татарстанны үз эшчәнлеге төбәге итеп сайлады.

Татарстанда теркәлгән үзмәшгульләр саны 60 меңнән артып киткән
архив /Султан Исхаков

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда үзмәшгульләр сыйфатында 60 меңнән артык кеше теркәлгән. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген 54 мең 554 татарстанлы, шулай ук башка төбәкләрдән булган 6 меңнән артык чит шәһәр кешесе үзмәшгуль итеп теркәлгән», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Үзмәшгульләрдән салым керемнәре 88,6 млн сумга якын тәшкил иткән. Шул ук вакытта теркәлгән кешеләрнең гомуми саныннан 80 проценты элегрәк рәсми рәвештә эшләмәгән һәм салым түләмәгән.

Үзмәшгульләр саны буенча лидерлар бишлегендә Казан (16 мең), Чаллы (8 мең), Түбән Кама (2,9 мең), Әлмәт (2,7 мең) һәм Яшел Үзән (2,1 мең) районнары тора.

  • Татарстан быел гыйнвар аенда яңа салым режимы кертелгән дүрт пилот төбәкнең берсе булды. Ел ахырына кадәр үзмәшгульләр сыйфатында 60 меңнән дә ким булмаган кешене теркәү планлаштырылган булган. Тулаем алганда, бүген Россиядә 314 меңнән артык үзмәшгуль бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100