Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда теркәлгән җинаятьләрнең дүрттән берен участковыйлар ачты, ә авыл районнарында - яртысын – Марат Зарипов
Соңгы 10 айда алар тарафыннан барлыгы 5158 җинаять ачылган
(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел 10 айда Татарстанда полициянең участок вәкаләтлеләре, ягъни участковыйлары тарафыннан 5158 җинаять ачылган, бу исә теркәлеп тикшерелгән җинаятьләрнең дүрттән берен тәшкил итә. Шул рәвешле, Татарстанда теркәлгән җинаятьләрнең дүрттән берен ел да участковыйлар ача, ә авыл районнарында – 50 проценттан артыгын.
Бүген ТР буенча ЭЭМның җәмәгать тәртибе сакчылыгын оештыру һәм ТР башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән багланышлар идарәсе җитәкчесе Марат Зарипов министрлыкта журналистлар белән очрашу вакытында шулай дип белдерде, агымдагы килеп чыккан эшләргә өстәп, участковыйларның административ күзәтчелектә һәм профилактик исәптә булган затларга да (ә алар республикада хәзер 7 дистә меңнән артык) контрольлек итүен искәртте.
Әлеге ачылган җинаятьләр турында ул түбәндәге статистик белешмәләргә тукталды.
Ачылган 5158 җинаятьнең 27се кеше үтерү, 82се алдан уйлап кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 140ы талау, 15е талау нияте белән һөҗүм итү, 1272се урлашуга, 128е наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләргә карый, тагын участковыйлар 55 наркопртонны һәм 11 фәхеш притонын ачыклаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз