Татарстанда теркәлгән эшсезләр саны 68,4 меңгә җитә
27 территориаль берәмлектә эшсез гражданнарның саны кимүе билгеләп үтелгән
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”). Хәзерге вакытта Татарстанда теркәлгән эшсезләр саны 68,4 меңгә җитә.
Татарстанда теркәлгән эшсез гражданнарның саны арту дәвам итсә дә, үсеш темплары агымдагы елның гыйнвар-февраль айлары белән чагыштырганда сизелерлек кимегән.
Эшсезләр саны республиканың 18 муниципаль берәмлегендә арткан, алар арасында Чаллы шәһәре, Әлмәт, Әгерҗе, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнары бар. 27 территориаль берәмлектә эшсез гражданнарның саны кимүе билгеләп үтелгән. Алар арасында Кукмара, Аксубай, Тукай, Менделеевски районнарын атап үтәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.