news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда терекөмешле лампалар чүплеге табылган

Әлмәт районында куркыныч калдыклар чүплеге ясаучыларны экологлар чүп-чарның морфологик составы буенча ачыклаган.

Татарстанда терекөмешле лампалар чүплеге табылган
Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). 40 квадрат метр мәйдандагы терекөмешле лампалар чүплеген экологлар Татарстанның Әлмәт районында тапкан. Кайнар эздән дүрт тәртип бозучыны җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Дүрт ир-ат куркыныч һәм куркынычсыз калдыкларны бергә бутаган, санкцияләнмәгән чүплек ясаган һәм зарарлы калдыкларны ташуга лицензияләре булмаган килеш, эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. Табигатьне саклау кануннарын бозучыларны экологлар чүп-чарның морфологик составы буенча эзләп тапкан.

Барлык ир-атларны да административ җаваплылыкка тартканнар. Чүплекне оештыручыларга бер ай эчендә кимчелекләрне бетерү буенча күрсәтмә бирелгән.
Бүгенге көндә чүплек бетерелгән. Законсыз рәвештә калдыкларны ташу факты буенча материалларны экологлар Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлегенә тапшырган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100