news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда үтерүдә гаепләнүче “Седьмовские” группировкасы вәкилләренә карата хөкем чыккан

ТР Югары Суды Н. ны кырыс режимдагы колониягә – 16 елга, М. ны кырыс режимдагы колониягә 12,5 елга озату турында хөкем чыгарган.

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Тикшерү Комитетының Татарстан Республикасы тикшерү органнары тарафыннан тупланган дәлилләрне суд 34 яшьлек Айрат Насыйбуллин һәм 31 яшьлек Александр Максимовка карата карар чыгару өчен җитәрлек дип тапкан. Алар РФ Җинаять Кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче часте (оешкан төркемнең үтерү кылуы), 30 нчы маддәнең 3 нче часте, 105 нче маддәнең 2 нче часте (оешкан төркемнең ике яки аннан да күбрәк кешене үтерүе) буенча җинаятьләр кылуда гаепле дип табылган.

 Суд һәм тикшерү ачыклаганча, 2011 нче елның җәендә Казанда “седьмовские” һәм “первомайские” яшьләр төркемнәре арасында низаг килеп чыга. Моның нәтиҗәсендә “седьмовские” берләшмәсенең 30 га якын вәкиле, ау кораллары һәм травматик пистолетлар, металл арматура кисекләре белән коралланып, үз территорияләрендә “первомайские” группировкасы тарафдарларына каршы сугыш ачарга әзерләнә. Гаепләнүчеләр сүзләренә караганда, гауга, “седьмовские”леләрнең берсенең “первомайские” бригадирына кул күтәреп, аның машинасына зыян китерүеннән башлана. Конфликтны тыныч юл белән хәл итеп булмаганлыктан хәл ахыр чиккә җитә. Нәтиҗәдә, 4 нче июньгә каршы төндә “седьмовские”, шул исәптән, Насыйбуллин, Максимов һәм Толкушкин, үз территорияләренә берничә автомобильдә килергә җыенган “первомайские” тарафдарларына һөҗүм итәргә уйлый.
Әмма шушы ук вакытта алар торган йорт ишегалдына “Лада Приора” автомобиле керә, анда группировкаларга бөтенләй катнашы булмаган 17-18 яшьтәге дүрт егет булган. “Седьмовские” леләр, шул исәптән, гаепләнүчеләр, автомобильгә бер 5 коралдан төбәп ата башлый. Нәтиҗәдә ике пассажир тирән җәрәхәтләр ала. Аннан соң аларның берсе хастаханәдә җан бирә.

Насыйбуллин һәм Максимов гаепләрен танымаган. Тикшерүче үтенече буенча алар сак астына ябылган.
 Элегрәк А. Толкушкин 12 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, кырыс режимдагы төзәтү колониясенә ябылган. ТР Югары Суды Насыйбуллинны кырыс режимдагы колониягә – 16 елга, Максимовны кырыс режимдагы колониягә 12,5 елга озату турында хөкем чыгарган. Бу хакта РФ Тикшерү Комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot