news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тендерда җиңүче компания балтырганга каршы көрәшү эшләрен туктаткан

Республика бюджетыннан барлыгы ун миллион сум бүлеп бирелгән булган.

Татарстанда тендерда җиңүче компания балтырганга каршы көрәшү эшләрен туктаткан
архив kukmor-rt.ru, Рамиль Гали

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда балтырганга каршы көрәшү эшләре башланган. Әмма тендер буенча җиңүче компания кинәт эшкәртү эшен туктаткан. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.

“Балтырган – Россиянең генә түгел, Татарстанның да төп проблемасы булып тора. Узган ел без республиканың 500 мең гектарында тикшеренү эшләре уздырдык. Чүп үләненә каршы көрәшү өчен бюджеттан ун миллион сум бирелде. Тендер уздырдык, алты катнашучы булган иде”, - диде ул.

Илдус Габдрахманов сүзләренчә, тендер җиңүчесе республика кырларын инде эшкәртә башлаган булган. “Балтырган белән көрәшү кыен, ул җаваплылыкны сорый. Бәлки, шуңа да җиңүче компания эшен туктаткандыр, эшчеләр 500 мең гектардан бары тик 100 мең гектарны гына башкарып чыга алды”, - ди ул.

“Җомга көнне эшчеләр бирелгән йөкләмәләрдән баш тартты. Килешәм, ул авыр хезмәт. Һәр кеше кулдан печән чабарга тиеш, уңайсыз җирләрне дә исәпкә алырга кирәк”, - диде спикер.

Илдус Габдрахманов балтырганны ике тапкыр эшкәртүләрен әйтте. “Май ахыры-июнь башында – химик һәм механик эшкәртү уза, ә җәй урталарында гербицидлар ярдәмендә яки кулдан эшкәртелә”, - дип сөйләде ул.

“Балтырган кырларда үсми, ул күбрәк су булган урыннарда, чокырларда, бакча җирләрендә үсә. Без беренче адымнарны ясадык, ситуация зарланырлык түгел. Киләсе елда да тендер системасы булачак дип уйлыйм”, - диде спикер.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100