Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда температура төшәчәк, яшенле яңгырлар туктаячак

Бүген, 6 июльдә, Татарстанда температура фонының бераз түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак. Төнлә мөмкин булган кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар (җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин) көндез туктаячак.
Шул ук вакытта иртән урыны белән, Казанда да, төнлә төшкән томан тоткарланачак.
Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 6-11 метр була, кайбер урыннарда, шул исәптән Татарстан башкаласында да 14 метрга кадәр көчәячәк.
Төбәктә көндез һава температурасы +18..+23 градуска кадәр (Казанда +20..+22 градуска кадәр) була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз