news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда температура сизелерлек төшәчәк, дип кисәтә республика синоптиклары

Төнлә температура 27 градус салкын тәшкил итәчәк, ә түбән урнашкан районнарда һәм көнчыгышта – 32 градуска кадәр

 (Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада төнлә һәм көндез томан, күз күреме 500 метр яки аннан да кимрәк булачак. Аязучан болытлы һава, явым-төшемсез диярлек. Юлларда – бозлавык.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шулай ук кайбер районнарда температура төшүе турында кисәтә. Шулай итеп, Татарстанда төнлә һәм иртән 25-27 градус салкын, ә түбән урнашкан районнарда һәм көнчыгышта – 27-32 градуска кадәр. Көндез көнчыгыш районнарда 26 градуска кадәр салкын, калганнарында - 16-21 градус.
23 гыйнварда Казанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә температура 16-19 градус салкын тәшкил итә, аязганда – 23 градуска кадәр. Көндез температура 12-15 градус.
24 гыйнвар төнендә алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез диярлек. Төнлә һәм иртән 20-25 градус салкын, түбән урнашкан районнарда һәм көнчыгышта 22 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда –бозлавык, дип белдерә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot