news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда температура бераз төшсә дә, аномаль эсселек саклана

Татарстанда температура бераз төшсә дә, аномаль эсселек саклана
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Якын көннәрдә Татарстан территориясендә урнашкан аномаль эссе һава торышы сакланачак, әмма атна уртасында температура бераз төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар билгеләп үткәнчә, узган ялларда уртача тәүлеклек температура күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 9-10 градуска артып китте. Иртәгә, 19 майда, республикада антициклон йогынтысында шулай ук эссе булачак, явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә +9...+14 градуска кадәр (төбәкнең көнбатышында кайбер урыннарда +18 градуска кадәр), көндез +28...+ 33 градуска кадәр эссе булачак.

Чәршәмбегә каршы төндә, 20 майда, сизелерлек явым-төшем көтелми, әмма көндез Татарстан аша узачак атмосфера фронты урыны белән бераз яңгырлар алып киләчәк. Төнлә +10...+15 градуска кадәр (кайбер урыннарда-+20 градуска кадәр), көндез +28...+ 33 градуска кадәр эссе була.

Пәнҗешәмбе төнлә термометр баганалары +11 дән +16 градуска кадәр күрсәтәчәк. Бераз яңгырлар явуы ихтимал. Көндез +24...+29 градус көтелә.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 22 һәм 23 майда, республикада антициклон хакимлек итүен дәвам итәчәк. Сизелерлек явым-төшем булмаячак, ә температура янә күтәреләчәк – көндез +26...+32 градуска кадәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot