news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда температура -21 градуска кадәр төшә

Татарстанда температура -21 градуска кадәр төшә
Фото: "Татар-информ"

Шимбә, 8 февральдә, Татарстанда явым-төшем көтелми.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, иртән республикада урыны белән томан төшәргә мөмкин.

Төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 2-7 метр тәшкил итәчәк.

Иртән термометрның терекөмеш баганасы -13..-18 градус, аязган вакытта -21 градусны күрсәтә. Көндез исә -5..-10 градус тәшкил итәчәк.

Юлларда бозлавык барлыкка килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100