news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда температура +1 градуска кадәр төшәчәк, шулай ук җепшек кар белән яңгыр көтелә

Татарстанда температура +1 градуска кадәр төшәчәк, шулай ук җепшек кар белән яңгыр көтелә
Фото: «Татар-информ»

Дүшәмбе, 28 октябрьдә, Татарстанда кайбер районнарда яңгыр һәм җепшек кар явачак. Иртән республиканың кайбер «почмакларында» томан, шулай ук юлларда бозлавык булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Төньяк-көнчыгыштан исүче җил юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.

Көндез температура +1..+ 6 градус җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot