Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда телләрне саклау һәм үстерүгә 1 миллиард сумнан артык акча тотачаклар
Программаны 2023-2030 елларда гамәлгә ашырырга ниятлиләр.
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2030 елга кадәр исәпләнгән дәүләт телләрен саклау һәм үстерү программасын гамәлгә ашыруга 1 миллиард сумнан артык акча тотылачак. Республика Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган.
«ТР Министрлар Кабинеты „2023-2030 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү“ дәүләт программасын раслау турында карар чыгара», — диелә документларда.
Проект бурычларына Татарстандагы дәүләт телләрен өйрәнүне оештыру-хокукый һәм аналитик яктан тәэмин итү, аларны саклау һәм үстерү эшчәнлегенә фәнни һәм методик якын килү, дәүләт телләрен үстерү һәм өйрәнү өчен тулы бер системаны үстерү, зур чараларны гамәлгә ашыру һәм республикада уңайлы тел мохите булдыру керә.
Ел саен программаны гамәлгә ашыруга 125-133 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.
Программаның координаторы — Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз