news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда техника уңыш җыеп алуга әзерләнелә

Ашлык сугу комбайннарының, транспортның, ашлык складларының, киптерү урыннарының һ.б. әзерлек дәрәҗәсе билгеләнелә

 (Казан, 16 июль, «Татар-информ»). 15-19 нчы июльдә ТРның муниципаль районнарында техника уңыш җыеп алуга әзерләнелә. Махсус комиссия ашлык сугу комбайннарының, транспортның, ашлык складларының, киптерү урыннарының, ашлык чистарту машиналарының әзерлек дәрәҗәсен тикшерәчәк. Хезмәтне саклау буенча таләпләр дә гътибарсыз калмаячак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Бүген республика районнарына комиссия чыкты, аның составына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ведомство оешмалары, агросәнәгать комплексы прдприятиеләре, агрохолдинг белгечләре керде.

Комиссия вәкилләре ашлык җыеп алу комбайннары паркының әзерлек дәрәҗәсен билгеләячәк, шулай ук урында хезмәт хакын түләү мәсьәләсе ничек хәл ителәчәге хакында сөйләшәчәк. Матди яктан кызыксындыру чараларына аерым игътибар биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot