news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда техника кышкы шартларда эшләүгә әзер – министрлык

Республикада 70тән артык яңа кар чистарту техникасы сатып алган.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Кышка әзерләнгәндә Татарстанда юл оешмалары тузган техниканы яңага алыштырган. Быел 72 берәмлек кар чистарту техникасы сатып алынган. Бу хакта Министрлар Кабинетында кичә узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

Кыш көне муниципаль юлларны карап тоту өчен 207 берәмлек яңа кар чистарту техникасы бүлеп бирелгән. Татарстан территориясендә юлларны карап  тоту өчен “Татавтодор”, “Татнефтедор”, “Алексеевскдорстрой” һәм “Каздорстрой” оешмалары җаваплы.

Юл оешмалары карамагында 1070 берәмлек махсуслаштырылган техника бар, алар ГЛОНАСС системасына тоташтырылган. Техника кышкы шартларда эшләүгә әзер, дип ассызыклады Ленар Сафин.

news_right_1
news_right_2
news_bot