Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда театрларга йөрү күрсәткече 8 процентка кимегән
2024 елда Татарстан театрларына 1 миллионнан артык тамашачы килгән. Бу 2023 ел нәтиҗәләренә караганда 8 процентка кимрәк (1,14 млн булган), диелә РФ Мәдәният министрлыгы статистикасында. Монда сүз театрлар үз мәйданчыкларында уздырган чаралар (спектакльләр, концертлар, иҗат кичәләре һ.б.) турында бара.
Документка караганда, 2024 елда күчмә чаралар вакытында Татарстан театрларына тагын 100,3 мең тамашачы килгән (2023 ел белән чагыштырганда 8,6 процентка күбрәк), 63,7 меңе –Татарстан эчендә гастрольләр вакытында, һәм 38,8 меңе – читтә.
Билгеләп үтелгәнчә, тулаем алганда Россиядә театрларга йөрү бер ел эчендә якынча 2,67 процентка арткан. Әйтик, 2023 елда мондый «тамаша урыннарына» 35,9 млн кеше килгән булса, 2024 елда – 36,9 млн.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз