news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда “Таян Аллага” Бөтенроссия конкурсы игълан ителде

Аның максаты – яшь татар язучыларын барлау, аларга булышлык итү, шулай ук татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда Бөтенроссия «Таян Аллага» конкурсы игълан ителде. Аның максаты – яшь татар язучыларын барлау, аларга булышлык итү, шулай ук татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру.

Конкурс 3 этапта уза. Эшләр 1 октябрьдән киләсе елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне 31 мартка кадәр ачыклаячак. Иң яхшы эшләрнең авторларын бүләкләү май аена планлаштырыла. Конкурста 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Катнашучыларның профессиональ рәвештә әдәби һәм журналистика эшчәнлеге белән шөгыльләнмәве мөһим шарт булып тора. Җиңүчеләр шигърият, проза, драматургия һәм публицистика номинацияләрендә бүләкләнәчәк, дип искәртә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot