news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тавыш бирү участокларына берьюлы уникедән артык кеше кертелмәячәк

Сайлау участокларына килгән һәр гражданинга битлекләр, перчаткалар, ручкалар өләшенә һәм тән температурасы үлчәнеләчәк.

Татарстанда тавыш бирү участокларына берьюлы уникедән артык кеше кертелмәячәк
"Татар-информ" архивы

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда тавыш бирү участокларына берьюлы 8 — 12 кеше генә үткәреләчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Тавыш бирү бинасының керү ягында барлык килүчеләрнең тән температурасы үлчәнәчәк. Шулай ук сайлау участокларында антисептик чаралар да урнаштырылачак. Ара калдыруны төгәл үтәү өчен 1,5 метр ераклыкта тамгалар ясалган, яшерен тавыш бирү өчен, кабиналарда алгы пәрдәләр булмаячак», — диде ул.

Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, Роспотребназор таләбе буенча биналарны дезраствор белән җыештыру һәм мәҗбүри төстә җилләтү каралган.

«Тагын бер яңалык — тавыш бирүдә катнашучы паспорты сайлау комиссиясе әгъзасына тапшырыла алмый, ачып күрсәтергә генә тиеш була», — дип әйтеп үтте Кондратьев.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе искәрткәнчә, сайлау участокларында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә барлык гражданнарга саклану чаралары өләшенәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot