news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тавыш бирүчеләр буенча лидер районнар мәгълүм - исемлек

Мәгълүматлар иртәнге унга бирелгән.

Татарстанда тавыш бирүчеләр буенча лидер районнар мәгълүм - исемлек
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Сәгать иртәнге 10 га булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда тавыш бирүчеләр арасында беренче урында Кайбыч районы бара. Бу хакта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә урнашкан мәгъдлүмат үзәгендә  ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Кайбыч районында барлыгы 50,56 процент, Апаста 47,28 процент, Әтнәдә исә 41,28 процент кеше тавыш биргән. Республика буенча алганда, иртәнге 10 да 14,14 татарстанлы сайлауларда тавышларын бирергә өлгерүе мәгълүм булды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, узган ел РФ Президентын сайлаулар вакытында иртәнге тугызда 15,98 процент татарстанлы тавыш биргән булган.

Бүген Татарстанда Дәүләт Советына һәм Җирле үзидарә советларына депутатлар сайлана. Республиканың иң югары закон чыгару органына 100 депутат, ә Җирле үзидарә органнарына 198 депутат сайланачак.

  • Сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр эшли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100