news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тавыш бирү өчен хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторында 45 участок ачылачак

Россия Президентын сайлауда сайлаучыларга вакытлыча булган урыннарында тавыш бирү өчен Татарстанда 45 участок оештырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Альбина Җиһаншина республика Үзәк сайлау комиссиясе утырышында хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, хастаханәләрдә —37, «Ливадия» һәм «Бәкер» шифаханәләрендә — 2, тикшерү изоляторларында – 4, аэропорт һәм Казан тимер юл вокзалында берәр участок ачылачак. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тикшерү изоляторларындагы участоклар мәсьәләсен аерым хәл итәргә кирәклеген әйтте. «Бәлки, сайлау комиссияләре әгъзаларына тикшерү изоляторына барырга, эшнең ничек оештырылганын карарга, сорауларга җавап бирергә, нинди ярдәм кирәклеген белергә кирәктер», – дип төгәллек кертте ул.

  • Быел Россия Президентын сайлаулар узачак. Тавыш бирү өч көн — 15, 16 һәм 17 мартта дәвам итәчәк.
news_right_1
news_right_2
news_bot