news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда тавык йомыркасын җитештерү күләме буенча элеккеге күрсәткечләргә ирешелгән

Ел башыннан алып 558 млн данә йомырка җитештерелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 102 процент тәшкил итә

  (Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда тавык йомыркасын җитештерү күләме буенча элеккеге күрсәткечләргә ирешелгән. Ел башыннан алып 558 млн данә йомырка җитештерелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 102 процент тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Татптицепром” ҖЧҖ генераль директоры Марс Алиев белдерде.
Сентябрьдә 69 млн данә йомырка алынган, бу 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда, 131 процент тәшкил итә.
Ел башыннан алып 124 мең тонна кош ите җитештерелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 102 процент тәшкил итә.
Кошларның баш саны 12,5 миллионга җиткән – 102 процент.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100