news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тавык йомыркасы җитештерү кимеде

Быелның гыйнварында сәүдә челтәренә 63,7 миллион данә йомырка озатылган, бу узган елның шул чорына карата 80 процент тәшкил итә

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда тавык йомыркасы җитештерү кимеде. Быелның гыйнварында сәүдә челтәренә 63,7 миллион данә йомырка озатылган, бу узган елның шул чорына карата 80 процент тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына «Татптицепром» ААҖ генераль директоры Марс Алиев хәбәр итте.
Шушы ук чорда 11,6 мең тонна кош ите (106 процент) җитештерелгән.
М.Алиев йомырка җитештерү күләменең кискен азаюын инвесторлар эшенең канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә булмавы белән аңлата, алар әлеге өлкәне финанслауны киметте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot