news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тавык ите һәм йомырка бәясенең арту факты буенча тикшерү үткәрелә

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе Татарстанда ел башыннан алып туңдырылган тавык, тавык ите, кәбестә һәм помидорның бәясе сизелерлек артуын теркәгән. Бүген Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь монополиягә каршы хезмәтнең хокук куллану практикасы хакында ачык фикер алышуларда шулай дип белдерде.

«Татарстанстат мәгълүматлары буенча, республикада 2023 елның октябрендә куллану инфляциясе 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда 6,37 процент тәшкил итте, бу – Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алтынчы урын. Ноябрь аенда азык-төлек товарлары арасында ел башы белән чагыштырганда туңдырылган тавык (39,4 процент), тавык йомыркасы (37,6 процент), кәбестә (41,9 процент) һәм помидорның (56,6 процент) аеруча нык кыйммәтләнүе теркәлде», - диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, хәзер Монополиягә каршы федераль хезмәт йомырка һәм тавык ите җитештерүче зур компанияләрне тикшерә, җибәрү бәяләре һәм әзер продукциянең бәясен арттыру икътисади яктан нигезләнгәнме-юкмы икәнлеге турында мәгълүмат бирүне сораган.

«Закон бозу билгеләре ачыкланган очракта, Монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан тиешле чаралар күреләчәк», - дип искәртте Розенталь.

Бүген Казанда Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе контроль-күзәтү эшчәнлеге хакында ачык фикер алышулар уза. Чарада республика һәм муниципаль хакимият органнары, ТР Прокуратурасы вәкилләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре һ.б. катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100