Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тәүлеккә икенче тапкыр БПЛА бәреп төшерелгән
Россия Саклану министрлыгы тәүлеккә икенче тапкыр Татарстан өстендә БПЛА юк итү турында хәбәр итте. Бу хакта ведомствоның Макстагы хәбәрендә әйтелә. Билгеләп үтелгәнчә, һава һөҗүменнән саклану системасы республика өстендәге БПЛАны бүген, 5 августта, 8:00 дән 20:00 гә кадәр чорда юк иткән.
Бүген иртән үк, 8:17 дә, МАКС каналында Саклану министрлыгы Татарстан өстендә БПЛАны юк итү турындагы хәбәрне бастырды – 4 августның 20:00 сеннән 5 августның 8:00 сенә кадәр.
Бүгенге көндә 8:00 дән 20:00 гә кадәр Россия төбәкләре өстендә дошманның 200 БПЛА бәреп төшерелгән.
«Көн дәвамында, Мәскәү вакыты белән 8:00 сәгатьтән Мәскәү вакыты белән 20:00 сәгатькә кадәр һава һөҗүменнән саклану системасы дежур чаралары белән Белгород, Брянск, Курск, Липецк, Орлов, Рязань, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Кырым Республикасы, Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы территорияләре һәм Кара диңгез акваториясе өстеннән Украинаның самолет тибындагы 200 пилотсыз очу аппараты тотылды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз