news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә тагын 126 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими бара. Соңгы тәүлектә 126 кеше инфекция йоктырган, бу сан алдагы көнгә караганда ике очракка кимрәк. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары раслый.

Татарстандагы 10 кешене хастаханә шартларында дәвалау кирәк булган. Сәламәтләнгән 125 кеше өйләренә кайтарып җибәрелгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада Сovid-19 очрагы 188,2 меңнән күбрәк теркәлгән, 185 меңнән артык авыручы сәламәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100